Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Роспотребнадзор татарстанлыларның җавапсыз булуына борчыла

Авыручылар санының арту-артмавы кешеләрнең үзләреннән тора.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Роспотребнадзор республикада коронавирус чорында шәхси саклану кагыйдәләрен үтәмәүче татарстанлыларның җавапсызлыгын билгеләп үтте. Мондый фикер белән Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина уртаклашты. Аның фикеренчә, мондый тәртип йогышланучыларның саны артуга китерергә мөмкин. 
ТР Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев билгеләп үткәнчә, икенче дулкын башлану-башланмау халыкның үзенә генә бәйле. 
«Икенче дулкынның килүе Сәламәтлек саклау системасына да, Роспотребнадзорның тырышлыгына да бәйле булмаячак. Ә сезнең белән безгә бәйле булачак, халыктан, безнең актив гражданлык позицияләребездән тора», — диде министр урынбасары. 
Ведомство вәкилләре социаль дистанцияне сакларга, кулларны юарга, битлек һәм перчаткалар кияргә кирәклеген искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев