Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавируска каршы прививка ясатканнан соң ял көне кертү тәкъдименә җавап бирделәр

Ведомство башлыгы урынбасары әлеге фикерне яхшы дип саный

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков коронавируска каршы вакцинациядән соң бер-ике көн ял бирүне кертү тәкъдимен шәрехләде. Бу хакта chelny-izvest.ru сайты яза. 

«Яхшы тәкъдим. Бу мәсьәлә турында фикер алышырга була, хәзерге вакытта андый планнар юк. Вакцинация — четерекле мәсьәлә. Яңалыклар, инициативалар регионнан гына түгел, федераль үзәк аша да бара. Әлеге сорау лаеклы рәвештә бирелә, әмма мин моны ничек нигезләргә кирәклеген аңламыйм. Вакцинацияне узу озак түгел, без процессларны халыкка якынайттык, вакцинацияләүнең күп кенә пунктлары ял көннәрендә эшли», — диде Жаворонков. 

Әйтергә кирәк, прививкадан соң кайбер кешеләр хәл бетүгә, температураның күтәрелүенә зарланалар. Табиблар, үз чиратында, организмның бу реакциясе нормаль һәм кыска вакытлы, дип аңлата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев