Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты алабугалыларның сорауларына җавап бирде

ТР Дәүләт Советы Рәисенең тарифлар буенча урынбасары Лилия Борисова тарафыннан Алабугада гражданнарны күчмә кабул итү булды.

Халыкны кабул итү вакытында Лилия Борисова торак-коммуналь хуҗалыкка бәйле сораулар белән кызыксынуларын билгеләп үтте. 
— Коммуналь хезмәтләр хакында алабугалылар күп белә, димәк, Алабугада аңлату эшләре яхшы бара. Шул ук вакытта тарифлар ничек ясала һәм аларның арту сәбәбе нидә дип сорыйлар. Һәм иң мөһиме, шунысы куандырды: бәяләр артмасын өчен, нәрсә эшләргә кирәк. Мин Махсус икътисади зона, «КЭР-генерация» җылыкны тәэмин итү объектларында булдым. Һәм бүген коммуналь хезмәтләр күрсәтә торган объектларны заманчалаштыру һәм үзгәртеп коруга чаралар тотылуы зур адым булып тора, шул исәптән тарифлар үсешен тоткарлау, һәм, әлбәттә, хезмәт күрсәтүнең сыйфаты, бу аларның эзлеклелеге, — дип билгеләп үтте Лилия Борисова.
Алабугалылар җылылык, су белән тәэмин итү, шулай ук каты көнкүреш калдыкларын чыгаруга бәйле сораулар да бирделәр. Коммуналь хезмәтләргә тарифлар нәрсәдән тора һәм аларның үсүен тоткарлап торып буламы, шуны карыйк. Иң киң таралган сорауларга Лилия Борисова җавап бирә.
Сорау: «Каты коммуналь калдыклар белән эш» хезмәте буенча тариф ничек ясала?
Җавап: Теләсә кайсы тариф теге яки бу хезмәтне күрсәтүгә киткән чыгымнардан җыела. Каты көнкүреш калдыкларын чыгару хезмәтен күрсәтү өчен, техника, кешеләр, кораллар, күмү урыннары кирәк. Каты коммуналь калдыкларга килгәндә, 2019 елдан «Каты коммуналь калдыклар белән эш өлкәсендә реформа турында» 89 санлы Федераль закон кабул ителде. Элек әлеге хезмәт күрсәтү (квитанцияләрдә ТКО дип языла. — Ред. иск. ) торакны карап тотуга карый иде һәм ул коммерциячел булды, чүп чыгаруга тарифны муниципалитет халык өчен генә билгеләде, ә сәнәгать бюджет кулланучылары өчен ул куелмый иде, 2019 елдан исә әлеге хезмәт коммуналь статус алды. Бу хезмәт күрсәтү белән анык юридик зат — чүпне җыю, аны ташу һәм полигонда күмү шөгыльләнергә тиеш. Республикада бу хезмәтне күрсәтүче ике зат билгеләнгән. Алабуга районында ул — «Гринта» ҖЧҖ. Аның тарифы чүпне ала, аннары чүп аеру станциясенә һәм полигонга илтә торган транспорт чыгымнарыннан (махсус техниканы карап тоту) тора. Гади генә әйткәндә, чүпне ташу һәм күмү. Тариф арту күбесенчә ягулык-майлау материалына бәяләр арту һәм хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләүгә бәйле. Электр энергиясенең бәясе арта, анысы полигонны яктырту өчен кирәк, һәм, салымнар, билгеле. Болар барысы да тариф үсүгә тәэсир итә. 
Сорау: Кайнар су белән тәэмин итүгә тарифны ничек саныйлар?
Җавап: Законга яраклы рәвештә, кайнар суга ике өлештән торган тариф билгеләнгән: салкын су (җылылыкны тапшыручы) һәм җылылык энергиясе. Коммуналь хезмәт өчен түләү күләме җылытыла торган су өлешеннән һәм суны җылытуга киткән җылылык энергиясе өлешеннән чыгып чутлана. 
Кайнар су белән тәэмин итү буенча түләүнең күләмен бер айга исәпләү үрнәге:
Шәхси исәпләү җайланмалары буенча яисә уртача, күрсәткечләр булмаганда яисә норматив буенча, исәпләү җайланмасы булмаган очракта (суны җылыту бәясе + салкын суга тариф) = кайнар су белән тәэмин итүгә исәп.
Сорау: Ни өчен коммуналь хезмәтләргә тарифлар арта?
Җавап: Тарифны чыгару өчен, коммуналь хезмәтләр күрсәтә торган предприятиенең чыгымнарын истә тотарга кирәк. Алар җиһазларның эшләвеннән (амортизация, ремонт һәм техник хезмәт күрсәтү), хезмәткәрләрнең эш хакыннан, энергия чыганакларын кулланудан (җылыту өлешендә, мәсәлән, бу газ һәм электр энергиясе), салым түләүләреннән тора. Ни өчен тарифлар арта? Ел саен бәяләр үсә, мисалга, металл хакы. Техника яисә җиһазны төзәткәндә ул мөһим. Электр энергиясенә һәм газга тулаем бәяләр шикелле үк, металл бәясе дәүләт тарафыннан көйләнми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев