Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры: М12 трассасы буенча яшәүчеләр куйган барлык мәсьәләләр дә хәл ителде

Мәскәү — Казан тиз йөрешле автомобиль юлын төзү буенча эшче төркем утырышы узды.

Бүгенге көндә узачак М12 Мәскәү — Казан тиз йөрешле трассасы янындагы торак пунктларда яшәүчеләр тарафыннан эшче төркем алдына куелган барлык мәсьәләләр дә хәл ителгән. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов автомагистраль төзелеше буенча эшче төркем утырышында белдерде.

«Проектлаучылар, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре, Лаеш районы җитәкчелеге эшлекле очрашулар үткәрде. Без эшче төркем алдына куелган барлык мәсьәләләрне дә хәл иттек. Моңа проектлаучылар бик җаваплы карады», — диде ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.

Аның сүзләренә караганда, киләсе атнада проектлаучылар техник-икътисадый нигезләү һәм Тарлаши авылы янындагы трассировканы төгәлрәк тәкъдим итәчәк, бу хакта шулай ук җирле халык та сораган. Моннан тыш, республиканың Лаеш районында Орел авылы янында узачак автомобиль юллары буенча техник карарлар билгеле булачак. «Чәршәмбе көнне без моны күрербез дип уйлыйм», — дип билгеләп үтте Хәнифов.



Мәскәү — Казан автоюлы республиканың биш районы территориясендә узачак. Трассаның гомуми озынлыгы 729 чакрым тәшкил итә, шул исәптән 142 чакрымы — Татарстанда. Автомагистраль төзелеше сигез этапка бүленәчәк. Җиденче һәм сигезенче этап республикабызга туры килә.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында М12 тиз йөрешле трассасын төзү буенча эшче төркем утырышы узды. Төркем составына берничә министрлык һәм ведомство вәкилләре, шулай торак пунктлары янында юл салынырга мөмкин булган яшәүчеләр керә.

Татарстанның Лаеш районында М12 Мәскәү — Казан трассасын узу маршруты җирле халыкның теләкләрен исәпкә алып үзгәртелде, бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткән иде инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев