Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР Цифрлы үсеш министрлыгы башлыгы таныш булмаган номерлардан үз-үзеңне ничек сакларга кирәклеге турында сөйләде

Айрат Хәйруллин аңлатканча, шәхси мәгълүматлар еш кына коммерция секторыннан агыла.

ТР Цифрлы үсеш министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин таныш булмаган номерлардан үз-үзеңне ничек сакларга кирәклеге турында киңәш бирде. Бу хакта ул Андрей Кузьминга биргән әңгәмәсендә сөйләде.
Айрат Хәйруллин сүзләренә караганда, шәхси мәгълүматлар еш кына коммерция секторыннан агыла. Министр искәртеп узганча, мәгълүматларны сату — җинаять эше.
«Хәлне контрольдә тотучы вәкаләтле орган — Роскомнадзор. Шуңа күрә гариза язарга һәм шалтыратулар килә торган номерны тапшырырга мөмкин», — дип киңәш итте Айрат Хәйруллин.
Әңгәмәне Sntat газетасында укыгыз. Видеоверсияне "Татар-информ"мәгълүмат агентлыгының YouTube каналында да күрергә мөмкин булачак. Әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар шимбә көнне 18 сәгать 30 минутта һәм якшәмбе көнне 13 сәгать 30 минутта карый алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев