Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы Фәрит Хәнифов Алабугада тавыш бирде

Сайлауларга ул гаиләсе белән килде.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов бүген Алабугада 1390нчы санлы сайлау участогында тавыш бирде. Сайлауларга ул гаиләсе белән килде.
Кергәч үк аның температурасын үлчәделәр һәм кандидатлар белән танышырга тәкъдим иттеләр.
— Мин Алабугада теркәлгән, шуңа күрә һәрвакыт бирегә тавыш бирергә кайтам. Бүген бөтен гаиләбез белән бик теләп килдек. Алабугада мәдәният һәм хезмәт сөючәнлек ягыннан халык бик актив, — диде ул.
Исегезгә төшерәбез, бүген үз тавышыгызны сәгать 20.00гә кадәр бирергә мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев