Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе сайлау участокларында күреләчәк иминлек чаралары турында сөйләде

Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү вакытында гражданнарга шәхси саклану чаралары таратылачак.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев белдерүенчә, илнең Төп законына төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирү көнендә сайлау участокларында гражданнарга шәхси саклану чаралары таратылачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентылыгы яза.
Аның әйтүенчә, Татарстанда барлык участок сайлау комиссияләрен шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү буенча эш алып барыла. 
«Минем төп бурычларның берсе — сайлау процессында катнашучыларның: комиссия әгъзаларының һәм сайлаучыларның иминлеген тәэмин итү», — ди Андрей Кондратьев.
Әмма аның фикеренчә, иң яхшысы — сайлау участогына шәхси саклану чараларын үзең белән алып килү.
Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү вакытында сайлау участокларында битлекләр, перчатка һәм ручкалар таратылачак. Сайларга килүчеләр паспортларын да ачып кына күрчәтәчәк, аннары аны махсус журналда теркәп куячаклар, сайлаучы өстәлдә яткан бюллетеньне алачак. Роспотребнадзор таләбе белән тавыш бирү кабинасында алгы стена булмаячак. Сайлаучылар бер ишектән кереп, икенчесеннән чыгып китәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев