Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР Үзәк сайлау комиссиясе урамда тавыш бирү өчен участокларның һәм мәйданчыкларның ничек эшләячәге турында сөйләде

РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү Татарстанда 25 июньнән 1 июльгә кадәр узачак.

Илнең Төп законына төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү участоклары көн саен иртәнге сәгать 8.00дән кичке сәгать 20.00гә кадәр эшләячәк. Әмма төрле мәйданчыклар өчен үз вакыты билгеләнәчәк. Мондый мәгълүматны ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев җиткерде. 
Ул билгеләп үткәнчә, 25 июньнән 30 июньгә кадәр татарстанлылар йорт яны территорияләрендә дә, тавыш бирү биналарында да тавыш бирә алачак. Урамдагы участоклар сәгать 8.00дән сәгать 13.00гә кадәр, ә биналарда сәгать 14.00дән сәгать 20.00гә кадәр ачык булачак. 
27 һәм 28 июньдә ял көннәренә килгәндә, график түбәндәгечә булачак: сәгать 8.00дән сәгать 14.00гә кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев