Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР Үзәк сайлау комиссиясендә Конституция буенча өйдән чыкмыйча ничек тавыш бирергә кирәклеге турында хәбәр иттеләр

Илнең Төп законына төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү 25 июньнән 1 июльгә кадәр узачак.

Татарстанда РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә сайлау участокларыннан тыш катнашырга карар кылган гражданнардан гаризалар кабул итү дәвам итә. ТР Үзәк сайлау комиссиясенә гариза биргәндә мондый мөмкинлек бар. 
5 июньнән 21 июньгә кадәр гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша, ә 16 июньнән язылу урыны буенча участок сайлау комиссиясенә бирергә мөмкин. 
Өйдә тавыш бирергә карар кылучыларга комиссия әгъзалары һәм күзәтүчеләр махсус тавыш бирү комплекты белән киләчәк. Анда бланклар, битлек, перчаткалар, салфетка һәм ручка керәчәк. 
ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев билгеләп үткәнчә, иң мөһиме — тавыш бирү процессының куркынычсызлыгын тәэмин итү, тавыш бирүдә катнашучыларның сәламәтлеге. 
Илнең Төп законына төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү 25 июньнән 1 июльгә кадәр узачак. Өйдән тыш, үз тавышыңны уңайлы участокта бирергә мөмкин булачак. 
Моның өчен КФҮ офисларына, территориаль комиссияләргә гариза бирергә яки аны РФ Дәүләт хезмәтләре порталында рәсмиләштерергә кирәк. 
Коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, сайлау участокларында тавыш бирү катгый саклык чараларын үтәү белән узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев