Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Традицион мәдәниятне үстерү үзәге онлайн Сабантуй уңаеннан флешмоб башлады

Быел Сабантуй онлайн режимында узачак. Ул 2нче июльдән 4 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге коронавирус таралу сәбәпле Сабан туе бәйрәмен онлайн форматта үткәрәчәк. Сабан туеның барлык йолалары, гореф-гадәтләре сакланачак — җыр-бию дә, көрәш тә, ат чабышлары, кыр батырларын данлау да булачак
Онлайн форматтагы Сабантуй 2 июльдән башлап, 4 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Социаль челтәрләрдә постлар #Сабантуй2020 хештегы белән чыгачак.
Онлайн Сабан туе программасы:
2 июль:
1.Татарстан Республикасы муниципаль районнарының социаль челтәрләрендә видео котлаулар эстафетасы;
2.Татар халык бәйрәме "Сабантуй«га ярдәм йөзеннән флешмоб.
Постлар өчен тәкъдим ителгән темалар:
#Батырлар (һәр районның, авылның танылган батырлары турында постлар)
#АтЧабышы (танылган ат чабышлары, сезнең җирлек белән бәйле атлар турында риваятьләр)
#Уеннар (традицион рәвештә бәйрәмдә үткәрелә торган халык уеннары)
#Йолалар (сезнең җирлектә үткән Сабантуйдагы традицион йолалар)
#тарих (шәхси архивтан алынган тарихи фотолар һәм видеолар)
Шулай ук #СабантуеБезнеңБәйрәм #СабантуйНашПраздник #Батырлар #АтЧабышы хештегларын да кулланырга була.
3.Татар милли киемендәге фото һәм видео онлайн конкурсы #милликием. Шартлар Инстаграм аккаунтында .
3 июль:
«KAZAN» ансамбле хореография мәктәбе-студиясе укытучысы Нигина Низамиевадан татар биюе буенча мастер-класс;
#БиеСабантуй челленджы;
«Сөрән» һәм"Сабан туе" йолалары;
Татар халкының традицион уеннары;
«Ат бизәү» мастер-классы;
«Bulgari» бренды авторы Айгөл Сәдриевадан «Каюлы күн сәнгате» буенча мастер-класс;
Дизайнер Гөлфия Билаловадан изү ясарга өйрәнү мастер-классы;
Татарстан һәм Башкортстан республикаларының атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин белән иҗади очрашу. Эфирны алып баручы — Айсылу Лерон;
«Zakaria» фольклор төркеме белән иҗади сөйләшү. Эфирны алып баручы — Айсылу Лерон;
Әдилә Заһидуллина белән иҗади очрашу. Эфирны алып баручы — Айсылу Лерон;
Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы укытучысы Алсу Саттаровадан «Сөлге чигү» буенча мастер-класс;
Агачка уеп рәсем ясау сәнгате буенча мини-фильм. Мастер: агачка уеп рәсем ясау сәнгате мастеры Җәлил Вильданов.
4 июль:
08:00–20:00 «Онлайн Сабантуй» телемарафоны ТНВ каналында барачак;
Яшьләр онлайн-фестивале.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев