Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТРда COVID-19дан өйдә дәвалану өчен препаратларны ноябрь уртасыннан бирә башлаячаклар

Хәзер республикада дарулар җитештерүчеләр һәм аларны җибәрүчеләр белән контрактлар төзү буенча эш алып барыла.

ТРда COVID-19дан өйдә дәвалану өчен препаратларны ноябрь уртасыннан бирә башлаячаклар. Хәзер дарулар җитештерүчеләр һәм аларны җибәрүчеләр белән контрактлар төзү буенча эш алып барыла. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, монополиягә каршы федераль хезмәт бәяләрне күзәтергә һәм антибиотикларга, вируска каршы препаратларга бәяләрнең артуына юл куймаска тиеш. «Без бу (контрактлар төзү) нәтиҗә бирер дип өметләнәбез, һәм без Татарстанга дару чараларының яңа партиясен алачакбыз», — дип билгеләп үтте ул.
Исегезгә төшерәбез, пациентларны түләүсез дарулар белән тәэмин итү өчен Татарстан 146,8 миллион сум алачак. Тиешле карарны РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев