Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Төрекләр һәм үзбәкләр Алабуганы үз итте

Безгә, башка шәһәрләргә килгән кебек үк, ел саен чит ил гражданнары күпләп килә. Әгәр алар законнарны бозмый икән, хәлләр тыныч, тик күңелсез очраклар да булгалый.

Бу уңайдан райондагы вәзгыятьнең ниндилеге турында безгә миграция хезмәте башлыгы Сергей Бубеков сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, агымдагы елның тугыз аенда 6217 чит ил кешесе миграция исәбендә теркәлгән. Үткән ел белән чагыштырганда, аларның саны 1,5 меңгә кимегән, 2171 граждан миграция исәбеннән төшерелгән.

Якын чит илдән безнең районга 2813 кеше, ерак илләрдән - 2713 кеше килгән. Аларның һәммәсенең үз максаты: кемдер эш эзли, кемдер эшлекле мәсьәлә буенча килә, кайберәүләр исә сәяхәт кыла. Шулай итеп, эшкә урнашырга дип 1645 кеше (40%); эшлекле максат белән - 1180 (30%), турист булып - 641 (16%); хосусый максатларда - 374 (9%); укырга - 138 кеше (3%) килгән.

Сергей Бубеков билгеләп үткәнчә, районыбызда Әзербайҗаннан,Әрмәнстаннан, Беларусьтан, Казахстаннан, Кыргызстаннан, Таҗикстаннан, Украинадан килүчеләр яши. Шул ук вакытта мигрантларның күпчелеге Үзбәкстаннан, аларның саны -1303.

Ерак илләр арасында Төркиядән килүчеләр саны иң күбе - 1587 кеше. Моннан тыш, бездә австриялеләр, болгарлар, вьетнамлылар, британлылар, немецлар, итальяннар, кытайлылар, литвалылар, мексиканнар, поляклар, американнар, французлар, японнар көн күрә. 32 кеше быел Россия гражданлыгын кабул итте.

Районга җәлеп ителгән чит ил хезмәткәрләре шәһәрдәге эш базарына җитди тәэсир ясамый, ди Сергей Бубеков. Чит ил кешеләре, нигездә, махсус икътисади зонада һәм шәхси секторда эшли.

- Район территориясендә чит ил гражданнарының яшәве белән бәйле оператив хәл дә тотрыклы саклана. Тугыз ай эчендә алар тарафыннан алты җинаять ачыкланган, нигездә бу урлау һәм наркотик белән бәйле хокук бозулар. Чит ил кешеләренә карата исә районда биш җинаять кылынган, - диде Сергей Бубеков.

Сәрия СӘРВӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев