Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Төрки халыкларның горурлыгы

Бөек татар халык шагыйре Габдулла Тукайның туган көне ел саен олылап билгеләп үтелә. Быел да шәһәребездә күп чаралар оештырылды. Без шуларның кайберләрендә булдык.

Китапханә янына килгәндә үк, Тукай әкиятләре ишетелеп тора иде. Урамда аның әсәрләре буенча эшләнгән  иллюстрацияләр эленгән.

Шагыйрь  бары тик 27 елны гына сыйдырган кыска гына гомер эчендә данын бөтен татар халкына таныткан. Г.Тукай – безнең горурлыгыбыз! Аның теленең камиллеге, тасвирлау чараларына байлыгы әсир итә. Сигез ел иҗат белән шөгыльләнү дәверендә  400гә якын шигырь, 9 поэма, 50 биткә якын чәчмә әсәрләр язып калдырган. Шигырьме ул, публицистик язмамы – анда күтәрелгән темалар  бүген дә актуаль. Аларда – милләт  язмышы, тел язмышы. 25 апрельдә Үзәк район китапханәсендә укылган шигырьләре, әсәрләре моңа тагын бер кат инандырды. Бу көнне биредә  Бөтендөнья татар конгрессының Алабуга бүлекчәсе җитәкчесе Гөлсинә Габдрахманова чыгышында:

– Габдулла Тукай – төрки халыкларның иң данлыклы, иң билгеле, иң горурлана торган кешесе бит ул. Чарага әзерләнгәндә,  аның  5 томлык китабын алып укый башлагач, аны белеп бетермәгәнебезне аңладым. Китапханәдә 40 ел эшләсәм дә, Тукайга бик игътибар җитмәгән,  дип әйтәсем килә. Укый башладым да, карыйм: татар халык җыры – Тукай сүзләре. Дингә каршы дигән сүзләр ишеткәнем булды – юк икән. Дин турында да, Алла турында да шигырьләре бар, – дип белдерде.

Алабуга Мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары шагыйрьнең төрле елларда язылган шигырьләрен укыды, 2нче мәктәп укучылары исә аның шигырьләрен  инглиз һәм татар телендә яңгыратты. Чарада шулай ук “Чулман” әдәби-музыкаль иҗат  берләшмәсе  вәкилләре дә чыгыш ясады.

Үзәк китапханә рәссамы Виктор Селиверстов  танылган “Шүрәле” поэмасыннан әкияти герой сыннарын ясаган. Үзәк китапханәнең уку залына урнаштырылган әлеге сыннар әкияти бер мохит хасил итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев