Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Тәртип» радиосы «Китап киштәсе» тапшыруын башлап җибәрде

Тапшыруда аерым бер китап авторы турында мәгълүмат, басмада урын алган әсәрнең өзекләрен ишетергә мөмкин. 

«Тәртип» радиосы эфирында Татарстан китап нәшрияты белән берлектә әзерләнүче «Китап киштәсе» дип аталган яңа тапшыру чыга башлады, дип яза Татар-информ. 

«Һәрбер программа тулаем бер китапка багышлана. Тыңлаучылар әлеге китап авторы турында белешмә ала, басмада урын алган әсәрдән өзекләр ишетә, бизәлешен күзалларлык мәгълүмат та ишетә ала», — дип сөйләде «Тәртип» радиосының PR белгече Айсылу Лерон.

Яңа тапшыруны Татарстан республикасының атказанган матбугат хезмәткәре, Татарстан китап нәшриятының балалар редакциясе мөдире Айсылу Галиева алып бара.

«Китап киштәсе» тапшыруы эфирга һәр пәнҗешәмбе 14:30 сәгатьтә чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев