Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Тубыл шәһәрендә Алабугадан күргәзмә ачыла

Быел күргәзмәләр сериясе Татарстан Республикасындагы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган.

15 майда Төмән музей-агарту берләшмәсенең Тубыл тарихи-архитектура музей-ядкарьлегендә «Татарларда кунакта» проекты кысаларында Алабуга музей-ядкарьлеге фондыннан күргәзмә ачыла.
Быел күргәзмәләр сериясе Татарстан Республикасындагы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган.
Экспозициядә 300дән артык предмет булачак — бу татар мәдәниятенең чын энциклопедиясе, үзенә XIX гасыр ахыры — XX гасыр башы этнография материалын сыйдырган. Анда киемнәр, көнкүреш әйберләре, савыт-саба һәм бизәнү әйберләре, осталарның декоратив-кулланма сәнгать эшләнмәләре, музей-ядкарьлекнең халыкара этно-арт-проектларында катнашучыларның эшләре куела. Традиция буенча, күргәзмә кунаклары Татарстан тормышының төрле яклары белән таныша, республика турында фильм карый, татар милли сые чәк-чәк һәм тәм-томнан авыз итә ала.
Тубыл шәһәрендәге күргәзмә 20 июньгә кадәр эшләячәк. 
Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев