Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Тукай дөнья буйлап атлый

Алабуга китапханәләрендә 20 - 30 апрельдә татар әдәбияты ункөнлеге үткәрелә.

Үзәк китапханәдә "Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай" исемле күргәзмә ачылды. 26 апрельдә исә Тукай көне уздырыла. Ул сәгать 10да кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен балалар китапханәсендә "Тукай дөньясын ачабыз" дигән әдәби сәгать белән башланып китә. Сәгать 11дә үзәк китапханәнең актлар залында сез шәһәр мәктәп укучылары арасында Тукай шигырьләрен иң оста укучыларның сәнгать осталыгын күрә, бәяли аласыз. Көндезге 12 сәгатьтә "Син бит, Тукай, татар халкы өчен яшәү дөреслеге язган зат" дип аталган әдәби-шигъри кичәдә Татарстан язучылар берлеге әгъзасы танылган шагыйрә Гөлзадә Әхтәмова иҗаты белән таныша аласыз. Шулай ук авыл һәм шәһәр китапханәләрендә Тукай иҗатына багышланган күп кенә чаралар уздырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев