Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Укытудагы инновацияләр

Алабуга политехника көллиятенә Maxim Akademie Hamburg (Германиянең Гамбург шәһәрендәге "Академия Максим") вәкиле Алла Петрова һәм "КНИТУ" югары һөнәри белем бирә торган федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең урта һөнәри белем факультеты деканы Ирина Зимина килеп китте.

Очрашу "Татарстан Республикасында дуаль белем нигезендә, югары технологияле сәнәгать өлкәләре таләбенә туры килә торган эшче кадрлар әзерләү" мәгариф үстерү федераль институт проекты мониторингы кысаларында үтте. Көллиятнең укытучылар коллективы һәм "Форд Соллерс Алабуга" ҖЧҖ белгечләре тарафыннан "Автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм төзекләндерү" белгечлеге буенча дуаль укытуны тормышка ашыруның торышына анализ ясалган. Эш барышында көллият директоры Светлана Соколова һәм "Форд Соллерс Холдинг" ҖЧҖнең персонал буенча директоры Евгений Скрыпников очрашты. Алар билгеләп үткәнчә, инновацияле проектны тормышка ашыру гамәли эш юнәлешендәге әзерлекне үстерүгә мөмкинлек бирә һәм шул рәвешле алар эш бирүчеләрне ныграк җәлеп итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев