Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Ульяновск шәһәрендә Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге тупланмасыннан күргәзмә

Ул Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгына багышланган.

Бу якты вакыйга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыкларының, Россия музейлар берлегенең, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советының, Россия Рәссамнар берлегенең бердәмлеге һәм тыгыз хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Ульяновскидагы күргәзмә — проект кысаларында дүртенче экспозиция. Екатеринбург, Симферополь һәм Оренбург халкы һәм кунаклары татар мәдәнияте белән таныша алды инде.
«Татарларда кунакта» күргәзмәсе — Алабугада 14 халыкара арт-симпозиум нәтиҗәсендә барлыкка килгән 112 рәсем сәнгате әсәре һәм иллегә якын декоратив-гамәли сәнгать эше. Экспозиция татарлар тормышының төрле яклары турында сөйли — ул татар милли мәдәниятенең чын гүзәл энциклопедиясе. Мәгълүмати планшетларда борынгы заманнардан алып безнең көннәргә кадәр татар халкының күренекле эшлеклеләре тарихы, мәдәнияте һәм дине, йолалары, гореф-гадәтләре һәм көнкүреше, мәгариф һәм фән турында тулырак мәгълүмат урнаштырылган. Декоратив паннолар, баш киемнәре, кием-салым, күн мозаикасы техникасында башкарылган сумкалар һәм аяк киемнәре, кулдан эшләнгән курчаклар һәм башкалар экспозициягә матур өстәмә булып тора.

Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең матбугат хезмәте
Фото: Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X