Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Университет мәктәбе»ндә Алабуга институты укытучылары балалар өчен дәресләр үткәрде

Кечкенә студентлар, гадәттәгечә, якшәмбе иртәсен лекция һәм практик дәресләрдә каршы алды.

Беренче лекциядә философия һәм социология кафедрасы доценты Александр Ильин балаларга кешеләрнең хокуклары һәм бурычлары, кешеләр арасында нинди социаль конфликтлар барлыкка килергә мөмкин булуы турында сөйләде. Теманың җитдилегенә карамастан, балалар кызыксыну белдерделәр һәм укытучы белән әңгәмә алып бардылар.

Алга таба психология кафедрасы доценты Галия Бисерова балалар белән малайлар һәм кызларның үсү үзенчәлекләре турында фикер алышты. «Малайлар белән чагыштырганда, кызлар вакытны тыныч уеннар белән үткәрергә ярата. Малай кеше өчен күбрәк хәрәкәтчән уеннар кулай», — дип сөйләде Галия Камилевна.

Практик дәрестә укучылар мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү теориясе һәм методикасы кафедрасының өлкән укытучысы Алеся Нуриева белән бергә «беренче язгы чәчәкләр» композициясен ясадылар. Мастер-класс «квиллинг» техникасы буенча кулдан ясалган чәчәк открыткалары ясауга багышланган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев