Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Ушу буенча «Восточный барс – Көнчыгыш барсы» Татарстан кубогына 70кә якын кеше җыелган

Ярышларда яшь буенча чикләү юк.

Казанның Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә ушу буенча «Восточный барс — Көнчыгыш барсы» Татарстан кубогы башланды. Анда бөтен республикадан җитмешләп спортчы катнашачак.
«Без мондый турнирны икенче тапкыр уздырабыз. Кызганыч, узган ел аны пандемия аркасында үткәреп булмады, ләкин үзара хезмәттәшлекнең яңа форматын уйлап тапкан һәм онлайн күнегүләр үткәрә башлаган тренерлар составын билгеләп үтәсе килә. Бүгенге турнир абсолют ачык, анда теләге булган һәр кеше катнаша ала. Ул традицион булыр дип өметләнәбез», — диде Татарстан Ушу федерациясе президенты Айрат Әхмәров.
Ярышларда яшь буенча чикләү юк, иң кечкенә катнашучыга биш яшь иде, диде ул.
Ярышларның төп судьясы — Россиянең иң титуллы ушуистларының берсе Ильяс Хөснетдинов. 
«Катнашучыларны позицияләрнең техник үтәлеше һәм көч, рух, тизлек юнәлешләре буенча бәялиләр. Шулай ук спортчының пөхтәлегенә, күз карашы һәм сулыш техникасына карыйбыз. Кагыйдәләр елдан-ел камилләштерелә һәм судьялык сыйфаты да үсә. Гомумән, Татарстан башка төбәкләр белән чагыштырганда Россия лидерларның берсе булды», — дип аңлатты Хөснетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев