Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Узган атнада Алабуга районының Яңа Анзирка авылында II Кырлыган фестивале узды

Программа кысаларында чәй ярминкәсе, бәйгеләр, уеннар, җырлар, бию флешмобы, әйлән-бәйлән, балалар һәм өлкәннәр өчен халык уеннары, бергәләп чәй эчемлеге ясау һәм гастрономия турниры үтте.

Ике гаилә — Терешиннар һәм Карповлар — 13 ел элек шәһәр тормышын калдырып, авылга күчеп киләләр. Алар күп еллар дәвамында кырлыган җыя һәм аннан эчемлек җитештерә.
— Без Чаллыдан авылга күчендек. Биредә күңелгә ятышлы берәр кызыклы нәрсә белән белән шөгыльләнәсе килде. Бервакыт без, иван-чәй тәкъдим итеп, Спас ярминкәсендә катнашырга булдык. Ул барысына да ошады, — ди фестивальне оештыручыларның берсе, «Жили-Были» туристик утары хуҗасы Евгения Терешина.
Бу үсемлек Татарстанда күп үсә. Мәсәлән, Түбән Камадан ерак түгел урында аны Булатовлар гаиләсе җыя. Рәис Булатов әйтүенчә, моның өчен алар иң яхшы рецепт тапкан.
— Иван-чәй — борынгы эчемлек, без аны рәхәтләнеп эчәбез һәм аның файдалы үзлекләре һәм тәме белән илһамланабыз, — ди. — Ул күбесенчә ирләр эчемлеге. Бөек Ватан сугышы елларында кырлыган стратегик продукт булып саналган, аның белән безнең хәрбиләрне тәэмин итәләр. Юкка чыгару өчен, немецлар хәтта аның үсү урыннарын да эзләгәннәр, — дип сөйләде Рәис Булатов.
Фестивальдә халык һөнәрчелеге осталары үзләренең үзенчәлекле эшләнмәләрен һәм экологик продукцияләрен тәкъдим итте.
— Мин үлән җыю һәм кул тукучылыгы белән шөгыльләнәм. Мәсәлән, әремнән ясалган келәм өйалды яки йокы бүлмәсе өчен туры килә. Ә наратбаштан мунчала агач диварлар яки идәннәр юганда бик яхшы ярдәм итәчәк. Шулай ук мин табигый җепселләрне — кырлыган һәм кычытканны эшкәртәм, — дип сөйли Казаннан фестивальдә катнашучы Татьяна Шигаева.
Чараның күп кенә кунаклары чәй эчеп кенә калмыйча, бию һәм чыгышлар белән дә хозурланды. Бәйрәмгә төрле шәһәрләрдән ансамбльләр килгән иде. Алар зур концерт программасы тәкъдим итте. Шулай ук бәйрәм кунаклары өчен уңайлы фотозона да булдырылган иде.
— Без бу фестиваль турында, 2019 елда беренче тапкыр уздырылган вакытта ишеттек. Аның быел да узачагын белгәч, килергә булдык, — ди Мамадыш районының «Русский лад» фольклор ансамблендә катнашучы Лола Латыйпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X