Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Узган атнада Алабугада 75 юл-транспорт һәлакәте булган

Ял көннәрендә узган рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 14 очрагы ачыкланган.

465 машина йөртүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган, аларның өчесе исерек хәлдә автотранспорт белән идарә иткән өчен тоткарланган.

Ял көннәрендә узган рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 14 очрагы ачыкланган, аларның барысы да теркәлгән. Шулай итеп, укылмый торган дәүләт номерлары белән өч машина йөртүче ачыкланган. Бишесенең иминиятләштерү полисы, берсенең гомумән документлары булмаган. Бер машина йөртүче тонировка өчен штрафка тартылган. Бер машинаның төзек хәлдә булмавы ачыкланган. Шоферларның берсе куркынычсызлык каешын эләктермәгән. Машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителеп, юлда йөргән өчен бер кагыйдә бозу очрагы ачыкланган. Шулай ук инспекторлар исерек килеш зур йөк машинасы белән идарә иткән шоферны тоткарлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев