Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Узган тәүлектә Алабугада коронавирус белән авыруның тагын бер яңа очрагы ачыкланган

7 августка Татарстанда COVID-19 белән авыруның 5810 очрагы теркәлгән.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 29 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
6 кеше хастаханәләргә озатылган, 23 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 1 очрак, 18дән 30 яшькә кадәр — 1 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 13 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр —6очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 7 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 1 очрак ачыкланган. 
Казанда 19 кеше коронавирус йоктырган. Әтнә районында ике очрак ачыкланган. Азнакай, Аксубай, Әлмәт, Балтач, Алабуга, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск районнарында берәр очрак теркәлгән. 
7 августка Татарстанда COVID-19 белән авыруның 5810 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 4653 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 32 кеше. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев