Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Вакцинация сертификатларын фото белән тулыландырырга мөмкиннәр

Фотографияне күрү — бик уңайлы, бу кеше үзенең QR-коды белән йөрүен аңлата.

Covid-19 коронавирусыннан вакцинация турында Россия сертификатларына фото өстәлсә, җәмәгать урыннарында тикшерү уңайлырак булачак. Бу хакта «Инфорус» консорциумы президенты, мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә эксперт Андрей Масалович белдерде, дип хәбәр итә Sputnik радиосы.

«Фотографияне күрү — бик уңайлы, бу кеше үзенең QR-коды белән йөрүен аңлата һәм аны, тикшерүне көтмичә, уздырып җибәрергә була. Бу мәгълүмат артыктырмы, әмма, чыннан да, уңайлырак булачак», — диде эксперт.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгында, QR-кодларны тикшергәндә, сертификатларны паспортлар белән чагыштырмас өчен фотографияләр белән тулыландыру мөмкинлеген каравын хәбәр иткән иде.

Россиядә актив прививка ясау кампаниясе дәвам итә. РФ Президенты Владимир Путин вакцинациянең мөһимлеге турында берничә тапкыр искә төшерде һәм Covid-19дан илебез препаратларының югары нәтиҗәлелеген һәм куркынычсызлыгын билгеләп үтте, дип яза Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев