Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Вакыт белән исәпләшмичә

Шәһәр яны авыл хуҗалыгы кооперативы "Башак" хезмәтчәннәре язгы кыр эшләрен беренчеләрдән булып төгәлләде.

Бу басуларга карап күңел сөенә: багана яннары да тел-теш тидерерлек түгел. Казан юлына алып бара торган урыннарда халык телендә "америка" атамасы алган өрәңгеләрнең тамырын корыту өчен күп көч куелган.

- Егетләр вакыт белән исәпләшмичә эшләде. Һава шартлары мөмкинлек биргәндә, унар һәм аннан да күбрәк сәгатьләре кырда үтте, - ди хуҗалык җитәкчесе Павел Талапин, ТР авыл хуҗалыгының лаеклы хезмәткәре. - Чәчүне бер атнага соңлап башласак та, майның өченче ункөнлеге ахырына тәмамлый алдык, 300 гектарда язгы сабан бодае, 150 гектарда - арпа чәчтек, шулай ук 312 гектарда солы, борчак, азык катнашмалары һәм берьеллык үләннәр урнашты.

Хәзер быелгы язгы чәчү батыры да билгеле - яшь механизатор Александр Токарев исәбендә1329 эталон гектар.

Андрей Першинның хезмәт нәтиҗәсе 1044, ә Александр Улюшевның - 602 эталон гектар тәшкил итә.

Агроном Наталья Согорина һәм башка белгечләр бу арада тынгы белмәде, Павел Талапин турында инде әйткән дә юк.

- Ул безнең иң "ашыгыч ярдәм", - ди механизаторлар. - Машина паркына я кырга килү белән, төгәлсезлек күрсә - костюм җиңнәрен сызгана да, үз куллары белән төзәтми торып, трактор яныннан китми.

Пешекче Александра Романовага да бик рәхмәтле алар. Кайнар ашны буразнага ук җиткерүдән тыш, ул игенчеләрне пирог һәм тәмле өй ашлары белән сыйлаган, төрле салатлар да ясарга өлгергән. Александра бу эшен өч ел үти. Шунысы да игътибарга лаек: ике тулы кайнар төшке аш өчен механизаторлар 100 сум гына акча түләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев