Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Васил Шәйхразиев: Гаилә советы безнең өчен иң мөһиме

Аның әйтүенчә, милләт турында алдан сөйләшү булмаса, аңлашылмаучанлыклар килеп чыгарга мөмкин.

Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев җанисәп алдыннан гаилә советында утырып сөйләшергә кирәклеген әйтте. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яза.
«Гаилә советы безнең өчен иң мөһиме. Без һәр гаиләгә барып җитәргә тиеш. Үз вакыты җитеп, бөтенебез авыз тутырып татарча сөйләр. Кайберләребез рухлары, нәселләре буенча татар булып та, телне белмәскә мөмкин, ләкин без аларга татар булып калганнары өчен бик рәхмәтле» — диде Васил Шәйхразиев Милли шура утырышында.
Аның сүзләренчә, җанисәпнең электрон вариантында гаиләнең бер кешесеннән генә дә барлык гаилә әгъзаларын яздыру рөхсәт. Әйтик, ире я хатыны өйдә булмаганда да, яздыручы килеп, гаиләнең бөтен әгъзалары турында мәгълүмат туплап китәргә мөмкин. Милләт турында алдан сөйләшү булмаса, аңлашылмаучанлыклар да чыгарга мөмкин.
Ул яздыручы килеп, электрон вариантта тутыруга караганда, Дәүләт хезмәтләре порталында анкета тутырып үзең җибәрү яхшырак, уңайлырак булуын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев