Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Вирусолог: COVID-19 йоктыру вакцинациядән куркынычрак

Вакцина хәтта короновирус белән авырып терелгән кешеләргә дә кирәк, ди вирусолог Альберт Ризванов.

Короновирус инфекциясен йоктыру куркынычы
COVID-19га каршы вакцинаның мөмкин булган тискәре эффектларыннан да югарырак. Вирусолог һәм биологик фәннәр докторы Альберт Ризванов Андрей Кузьминга биргән интервьюсында шулай дип белдерде. 
Әлбәттә, вакцинага тиешле тестлар үткәрү өчен берничә ел таләп ителә. Әмма хәзерге шартларда тәҗрибәләр үткәрүгә вакыт сарыф итү, күп кешене үлемгә дучар итү белән бер, ди галим.
Вакцина ясалып 2-3 ай эчендә тискәре эффект күренмәсә, алга таба аларның килеп чыгуы икеле. Вакцинаны короновирус белән авырган кешеләргә дә, авырмаганнарга да ясату киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев