Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

“ВКонтакте” социаль челтәрендә “Алабуга хәбәрләре” “өйдә утыр – сиди дома” бөтендөнья флешмобына кушылды

“ВКонтакте” ТАТМЕДИА төркемнәре үзләренең миллионлаган язылучыларын өйдә калырга чакырды.

Республика пабликлары үзләренең 1 миллионнан артык үз язылучыларына офлайн элемтәләрне киметергә һәм зарурлык булмаганда урамга чыкмаска чакырып мөрәҗәгать итәләр. 

Төркемнәр исемендә “өйдә утыр – сиди дома” дигән өстәмә пәйда булды. Бу акциядә Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Алабуга, Лениногорск, Бөгелмә, Баулы, Азнакай кебек зур төркемнәр катнашты инде. 

Пабликларның администраторлары үзләренең чакырулары белән якындагы көннәрдә өйдә калу, бу вакытны гаиләгә һәм якыннарга багышларга кирәклекнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын күрсәтергә телиләр. Шул рәвешле һәркем коронавирус инфекциясен профилактикалау һәм аңа каршы көрәшкә үзенең шәхси өлешен кертә алачак. 

“Сәламәтлек – иң мөһиме, бүген ул безнең һәркайсыбызны борчырга тиеш. Әйдәгез, берләшик һәм, бу кыен вакытны бергә җиңү өчен, бер-беребез белән теләктәш булыйк”, – дип мөрәҗәгать итә төркемне оештыручылар язылучыларга.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев