Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Владимир Путин Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирәчәк

Бөек Ватан сугышы елларында Казан фән һәм сәнәгатьне тоташтыру үзәге булды.

Россия Президенты Владимир Путин «Җиңү» оештыру комитетының Бөек Ватан сугышы елларында Җиңү чыганагы булган Россиянең 20 шәһәренә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү турындагы тәкъдимен хуплады.
Россия Президенты билгеләп үткәнчә, ул «Хезмәт батырлыгы шәһәрләре» исемен бирү өчен барлык кирәкле документларга якын арада кул куячак.
Оештыру комитеты утырышында хәбәр ителгәнчә, сугыш елларында Казан фән һәм сәнәгатьне берләштерү үзәге булды. Ул елларда бөтен дөньяда аналоглары булмаган Пе-8 бомбардировщигын чыгару моның ачык дәлиле булып тора. Бөек Ватан сугышы вакытында Казанда 200гә якын предприятие хәрби продукция чыгара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев