Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Владимир Табак цифрлы технологияләрнең нинди үзгәрешләргә китерүе турында сөйләде

Технологияләрне гамәлгә кертү җәмгыятьнең дәүләткә ышанычын арттырган.

Цифрлы технологияләр Дәүләт һәм җәмгыять арасында аралашу ысулларын сизелерлек үзгәртте. Гражданнар хакимияткә карата таләпчәнрәк була башлады. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. «Диалог» коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры урынбасары Владимир Табак билгеләп үткәнчә, вәзгыять Интернет ярдәмендә үзгәрде. «Кәгазь» мөрәҗәгатьләр системасына кешеләрнең ышанычы юк иде. «Кешеләр җавапка өмет тә итмичә генә социаль челтәрләргә шикаятьләр яза башлады. Ә инде борчыган сорауларына җавап алуга ирешү «вау»- эффект тудырды, — дип сөйләде Табак. 
Шулай ук Табак хәбәр иткәнчә, цифрлы сервисларны үстерү гражданнарның үз проблемалары турында хакимияткә хәбәр итә алуы өчен зур мөмкинлекләр бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев