Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Волонтер Илназ Вәкилов Covid-19 пандемиясе чорында Алабуга пенсионерларына ярдәм итә

Илназ Вәкилов өчен бу хәзер гадәти эш − үз-үзеңне изоляцияләү чорында ул волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнергә һәм ялгыз кешеләргә ярдәм итәргә булган. Бу егет – Алабуга медицина училищесының икенче курс студенты.

Аның сүзләренә караганда, ирекле ярдәмчеләр сафына керергә аны профессиональ кызыксыну һәм кешеләргә карата мәрхәмәтлелек хисе этәргән.

− Булачак медицина хезмәткәре буларак, мин бу катлаулы чорда нәкъ менә өлкән яшьтәге кешеләр өчен урамга чыгуның куркыныч икәнлеген яхшы аңлыйм. Аларда инфекция эләктерү ихтималы күпкә югарырак. Өстәвенә, кайчагында әби-бабайлар баш авыртканнан берәр дару” сатып алырга үтенә, ә рецептлары юк. Шул уңайдан фармацевтлардан консультация алу да минем өчен кызыклы була. Медицина өлкәсендә белемнәремне киңәйтү мөмкинлеге бар.

Илназ әйтүенчә, волонтерлык эшчәнлеге аңа хәрәкәт буенча мәҗбүри чикләүләрне җиңелрәк кичерергә ярдәм итә. Студентлар хәзер дистанцион укуга күчерелгән һәм, әлбәттә, дүрт стена арасында утыру җиңел түгел. Ә монда урамга да чыгасың, кешеләргә дә ярдәм итәсең.

– Минем әби һәм бабай республиканың башка районында яши. Алар да өйдән чыкмыйча утыра, аларга да ярдәм кирәк. Әбием һәм бабаема шулай ук волонтерлар булыша. Мин үзем монда, Алабугада бер пенсионерга ярдәмгә килсәм, аларга да булышамдыр кебек.

Илназ сүзләренә караганда, пенсионерлар еш кына азык-төлек сатып алуны сорый. Сатып алу пенсионерларның үз акчаларына башкарылганга күрә, иреклеләр товар белән бергә чек та алып кайта.

Илназ кебекләр, ягъни социаль хезмәткәрләрнең ирекле ярдәмчеләре, бүген 50ләп кеше, дип хәбәр итте Ышаныч үзәге директоры Илиза Чернышева. Өстәвенә, бу студентлар гына түгел, эшче яшьләр вәкилләре дә.

– Әлегә бу җитәрлек. Хәер, шалтыратулар саны көннән-көн арта бара. Кайнар линия эшенең беренче көннәрендә безгә көненә 1-2 шалтырату килгән булса, соңгы көннәрдә 15кә якын гариза кабул ителә. 2 апрель иртәсенә кайнар линиягә 34 шалтырату килде.

Илиза Чернышева сүзләренә караганда, ялгыз пенсионерларның ихтыяҗлары арта барса, волонтерлар саны да арттырылырга мөмкин. Ярдәм итәргә теләүчеләр бар – шәһәр предприятиеләреннән берничә тәкъдим кергән инде.

“Кайнар линия координаторы билгеләп үткәнчә, барлык волонтерларга да Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе начальнигы имзасы һәм мөһерләре булган белешмәләр бирелгән. Моннан тыш, һәр ирекле кеше танып-белү билгеләре булган махсус кием кия. Бу чаралар куркынычсызлык максатларында кабул ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев