Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Врач билгеләмәгән дарулар белән дәвалану сәламәтлеккә җитди зыян салырга мөмкин

Дару препаратларын контрольсез кабул итү дөрес диагноз куюга комачаулый, дип саный экспертлар. 

Табиб билгеләмәгән очракта, профилактика максаты белән дару эчәргә ярамый. Даруларны дөрес кабул итмәгән очракта, үз-үзеңә җитди зыян салырга була. Бу хакта «Таттехмедфарм» гендиректоры Олег Әкбәров Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде. 
«Дару препаратларының билгеле бер химик составы бар, аларны тәртипсез рәвештә кабул итү сәламәтлеккә җитди зыян салырга мөмкин. Соңыннан дәвалау күпкә кыйбаткарак төшә», — ди Әкбәров. 
Моннан тыш, дарулар тәэсирендә кешегә дөрес диагноз кую да кыенлаша. Нәтиҗәдә, кеше инде төрле катлауланулар белән хастаханәгә мөрәҗәгать итә. 
«Кайвакытта кеше үз белдеге белән 5-10 көн өйдә дәваланганнан соң гына больницага мөрәҗәгать итә һәм табибларны чир алдында коралсыз калдыра. Өйдә төрле даруларны төрле күләмдә эчеп караганнан соң, авыруны алга таба дәвалау кыенлаша. Яңа препаратлар сайлау өчен кыйммәтле вакыт сарыф ителә», — дип уртаклашты гендиректор. 
ОРВИны булдырмас өчен саф һавада йөрергә, С витамины кабул итәргә, йокы һәм ял режимын тотарга кирәк, ди эксперт. 
Интервьюның тулы версиясе sntat.ru. сайтында басылачак. Видеоверсияне «Татар-информ» агентлыгының YouTube каналында карарга мөмкин. 
Әңгәмәнең телевизион вариантын «Татарстан24» телеканалында «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» тапшыруында шимбә көнне 18.30 сәгатьтә, якшәмбе 13.30да карарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев