Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстан токсикологлары очрашкан агулануның иң гадәти булмаган очраклары билгеле

Токсикологлар дару һәм химреагентлар кулланган ваемсыз татарстанлыларны коткарып кала алган.

Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстан токсикологлары очрашкан агулануның иң гадәти булмаган очраклары билгеле. Алар арасында — эчке органнарның химик реагенттан пешүе һәм эт дарулары белән үз-үзләрен дәвалау. Әлеге очраклар турында Андрей Кузьмин белән әңгәмә вакытында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина сөйләде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Беренче очрак — елның беренче көнендә токсикологик бүлеккә китерелгән 60 яшьлек хатын-кыз турында бара. Ул игътибарсызлык аркасында яшел төстәге бакыр купорос — химик реагент эчкән.
Агулануның икенче гадәти булмаган очрагы — үз-үзеңне дәвалау. Авыручы сүзләренчә, озак вакытлар Индонезия пляжында алынган паразитлардан арынырга омтылган.
«Дәвалау өчен ул үз-үзенә этләр өчен препарат кертергә булган. Нәтиҗәдә, ул аңын югалту, кан басымы төшү, организмның барлык органнары һәм системаларының эше бозылуын гына алган. Нигә моны эшлдең дигән сорауга пациентка болай дип җавап бирде: «этләргә булыша бит», — дип сөйләде ТР баш токсикологы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев