Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Яңа елда Алабуга сәхнәсендә чыгыш ясаучылар билгеле булды

Бәйрәм Гуляй паркында узачак.

Алабугада Яңа ел бәйрәмендә чыгыш ясау өчен «Filatov & Karas» төркеме чакырулы. Россия төркеме алабугалылар өчен 21.00 сәгатькә кадәр чыгыш ясаячак. 
Сезнең игътибарыгызга Яңа елны бәйрәм итү программасын тәкъдим итәбез:

18.00-20.00 концерт программасы
19.00-19.30 конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү
20.30 Кыш Бабай һәм Кар кызын котлау
20.50 АМР башлыгы һәм бәйрәмнең мактаулы кунаклары котлавы
21.00 «Filatov & Karas» Россия төркеме чыгышы
22.00 Бәйрәм фейервергы

Filatov & Karas — Россия музыкаль проекты. Алар дип-хаус стилендәге композицияләре һәм кавер жанрында, ягъни башка әсәрләр нигезендә иҗат ителгән ремикслары белән билгеле. Төркем составына Дмитрий Филатов («Филатов») һәм Алексей Осокин («Карась»), шулай ук җырчы Алида Асылгәрәева («Остаться с тобой» һәм башка җырлардагы вокал һ.б.) кергән. 2019 елдан составка шулай ук җырчы Светлана Афанасьева да кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев