Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Яңа елдан автомобильләрне яңача теркәү башланды

1 гыйнвардан автомобильләрне теркәүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керде.

Хәзер дилерлар машиналарны ЮХИДИ идарәсенә сатып алучылар исеменнән исәпкә кую хокукын алды. Шулай ук хәзер автомобильне 16 яшьтән кечерәк кешегә теркәп булмаячак.

Дилерларның автомобильләрне ЮХИДИгә милекче исеменнән теркәү хокукы барлыкка килде. Тик моның өчен транспортны караучы, клиентның шәхесен таныклаучы һәм документлар әзерләүче белгечләр булырга тиеш. Мондый хезмәткәр өчен аерым эш урыны бирелгән булуы мөһим, ә дилер махсуслаштырылган оешмалар реестрына кертелгән булырга тиеш. Әгәр дилер шушы таләпләргә туры килә һәм мондый хезмәт күрсәтә икән, машина сатып алучыга машина өчен түләргә һәм аны соңыннан документлар һәм теркәү билгеләре белән алырга гына кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев