Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Яңа елдан – яңача

Быел тарловкалылар Яңа елга бүләкле булыр - поселокта яңа клуб барлыкка киләчәк һәм җирлектәге чистарту корылмаларын төзү эшләре тәмамланачак.

Алабуга түрәләренең эш көне пәнҗешәмбедә иртәнге сәгать сигез тулганчы ук башланды, Тарловкада яңа басым коллекторын салу урынында утырыш булды. Трасса озынлыгы - 800 метр, үткәрү сәләте тәүлегенә 150 куб. метр тәшкил итә. Эш барышын район башлыгы Геннадий Емельянов тикшерде. Аңа озакламый торбалар китереләсен әйттеләр, басым системасы яңартылачак, электр белән тәэмин итү системасы алыштырылачак, түбә төзекләндереләчәк, иң әһәмиятлесе - резервлы насос булачак.

Заманча чистарту корылмаларының юклыгы поселок халкының үзәгенә үткән иде. Тарловканы Чаллыдан Алабуга районына тапшырганда мираска калган мәсьәлә иде бу. Әле станциянең насослары эштән чыкты, әле торбалар ярылды; юынтык сулар урамнарга җәелде, кайчакта кире фатирларга да акты. Ахыр чиктә, грунтка кушылып, алар "Түбән Кама" милли парк территориясен пычрата иде. Яңа корылмаларны төзү катлаулы иде, чөнки милли парк җирендә андый эшләр үткәрү ярамый. Шулай да Алабуга хакимияте экспертиза таләп итте. Белгечләрнең карары бер булды: чистарту корылмаларын төзү, юынтык суларның грунтка сеңүенә караганда, табигатькә азрак зарар китерәчәк. Бу эшләргә район җитәкчелеге республика бюджетыннан 40 миллион сумнан артык акча җәлеп итүгә иреште.

Алга таба район су белән тәэмин итү һәм суүткәрү челтәрләрен тиешле торышка китерү өстендә эшләячәк. Хәзергә финанслау мәсьәләсе хәл ителә, барлыгы 60 миллион сумнан да ким булмаган күләмдә акча кирәк булачак.

Муниципаль программа буенча Тарловкада яңа клуб төзелә. Яңа ел тамашасын әлеге клубта үткәрергә ниятлиләр. Геннадий Емельянов төзелешне караганнан соң күренгән җитешсезлекләрне бетерергә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев