Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Яңа китаплар

Үзәк китапханәнең уку залында "Кызыклы яңа китаплар" дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Монда тарих, икътисад, психология, философия, социологиягә кагылышлы әдәбият куелган иде.

Тарих буенча Е.Анисимовның "Рюриктан алып Медведевка кадәр Россия тарихы. Кешеләр. Вакыйгалар. Дата" дип аталган китаплары бар. Басмаларның һәр бите билгеле бер тарихи вакыйгага, танылган шәхескә яки истәлекле датага багышланган. А.Н.Щукинның "Россия тарихында кемнең кемлеге. 2000 күренекле рәсәйле" китабы биографик типтагы энциклопедик белешмә ролен үти. Гомумән алганда, күргәзмәдәге китапларның тематикасын болай гына санап бетерерлек түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250