Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Яңадан исәпләячәкләр

Сентябрь аена фатир өчен түләү квитанцияләрен алгач, алабугалылар гаҗәпкә калды: әлегә кадәр җылылык булмаган кайбер йортларда да, электрон системада хата китү сәбәпле, түләүләр ай буена исәпләнгән.

РКЦ хезмәткәрләре аңлатуынча, әлеге хата система гаебе белән барлыкка килгән. Идарәче компанияләр биргән мәгълүматларга карап октябрьдә һәр йорт буенча берьюлы ике айга яңадан исәпләүләр башкарылачак.

- Халык борчылмасын. Җылылык булмаган йортларда исәпләүләр яңадан каралачак. Идарәче компания, исәп-касса үзәге һәм ПТС бердәм эшләргә тиеш, - диде шәһәр-район башлыгы Геннадий Емельянов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев