Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Яковлево авылында күп функцияле үзәк ачылды

Үзәктә клуб, китапханә, авыл советы һәм фельдшер-акушерлык пункты урнашкан.

Яңа фельдшер-акушерлык үзәге 400 кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Клубның зур залы 100 кешене сыйдырачак.

Китапханәләрендә 8 меңнән артык китап, быел яңалары да өстәлгән. Үзәккә күченгәч, китапханә хезмәткәрләре укучылар саны артыр, дип өметләнә.

Бина елдан ким вакыт эчендә республика программасы буенча төзелде. Ачу тантанасы район башлыгы Геннадий Емельянов һәм ТР мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин катнашында узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев