Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Яктылык таратучы намазлык

Мәккә ягына таба куйганда яктылык тарата башлый торган намазлыкны Лондонда яшәүче дизайнер уйлап тапкан. Автор фикеренчә, бу дин тотучыларга намаз уку процессын гадиләштерергә тиеш.

Сонер Озенк булдырган намазлык изге Мәккәнең кайсы якта булуын үзе билгели һәм аны дөрес якка урнаштыргач кына яктыра башлый.

Намазлык технологиясе нигезендә цифрлы компас ята, дип хәбәр итә "Татар--информ". Ул эшли башласын өчен, дин тотучы үзенең торган урыны турындагы мәгълүматны намазлыкның микрокомпьютерына кертергә тиеш.

Югары технологияле намазлыкка Стамбулдагы Зәңгәр мәчетне хәтерләтүче сурәт төшерелгән. Намаз укучы дөрес юнәлеш сайлаган очракта, ул акрынлап кына яшел төс белән яктыра башлый. Яктылык артык кебек тоелса, аны сүндерергә була. Дизайнерның бу идеясе әлегә зур җитештерү масштабларында тормышка ашырылмый. Беренче ике үрнәкне ул үз акчаларына булдырган. Хәзер ул яктыртыла торган намазлыкны массалы күләмдә чыгару өчен Kickstarter.com сайты аша акча җыя. Моның өчен аңа 100 мең доллар акча кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев