Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Ял көннәрендә Татарстанда 19 градуска кадәр җылыта

Киләсе атна башында урыны белән аз гына яңгыр булырга мөмкин.

Явымлы, суык һава чигенә. Ял көннәрендә Татарстанда җылы һава урнашачак: һава температурасы +17 градуска кадәр күтәреләчәк. Явым-төшем көтелми. Шимбә — 23 апрельдә көндез +10...+15 градус булса, төнлә термометрның терекөмеш баганасы 0...—5 градус күрсәтәчәк. Якшәмбедә көндез +12...+17 градус, төнлә —3...+2 градус.

Татарстан Гидрометеоүзәгенең башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында урыны белән аз гына яңгыр булырга мөмкин. Дүшәмбе — 25 апрельдә көндез +10...+15 градуска кадәр җылыта, төнлә дә җылы: +2...+7 градус. Сишәмбе — 26 апрельдә көндез +14...+19 градус.

КФУ метеорология кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев әйтүенчә, апрельнең беренче унҗиде көнендә Казанда явым-төшем ике айлык норманы «тутырган». Метеокүзәтүләр тарихында моңарчы андый хәлнең күзәтелгәне булмаган, дип яза vatantat.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев