Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Ялган риэлтор алабугалыны 4 мең сумга алдаган

Ир-ат интернет буенча вакытлыча яшәү өчен фатир алмакчы булган.

"Барысы да менә ничек башланып китте: мин 25 яшемдә, әти-әниләр күзәтүеннән башка, мөстәкыйль яши башларга кирәк дигән карар кабул иттем. Моның өчен «Авито» игъланнар сайтына кереп карадым. Үзем өчен кулай булган вариантны тапкач, игъланда күрсәтелгән телефон номерына шалтыраттым. Трубканы бер ир-ат алды, ул үзен риелтор дип таныштырды. Әлеге ир-ат мине иң элек 4 мең сум күләмендә шулай дип аталган "агентлык комиссия җыемы" түләргә кирәклеге турында кисәтте, ә аннары гына вакытлыча фатир бирүченең телефонын ала алачагымны әйтте",- дип сөйләде зыян күрүче. Алабугалы егет таләп ителгән сумманы күчерә һәм риелтор белән янә элемтәгә керә. Шуннан соң, вәгъдә ителгәнчә, фатир хуҗасының телефонын ала. Алга таба алабугалы ир-егет фатирын файдалануга биреп торачак дустанә хуҗа белән әңгәмә кора һәм алар кич белән Тынычлык проспекты, 30 йорты янында очрашырга сүз куешалар. Алабугалы егет вәгъдәләшкән урынга, бер минутка да соңармыйча, төп-төгәл килеп җитә. Беркадәр көтеп торгач, ул "псевдориелтор" телефонына да, фатирын вакытлыча файдалануга бирергә тиешле хуҗа телефонына да шалтырата башлый, әмма файдасыз: әлеге абонент номерлары инде өзеп куелган була. Шуннан соң, шушы ук кичтә килеп чыккан әлеге хәл турында ул полициягә хәбәр итә.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләренең "ни өчен син асылда виртуаль фатир өчен билгесез затка уйламыйча гына акча җибәрдең соң" дигән соравына, алабугалы "нәкъ менә шундый мошенниклык турында әле беркайда да ишеткәнем юк иде" дип җавап бирде. "Бу очракта нәрсә киңәш итеп була? Әлбәттә, уяулык күрсәтә, үзеңнең беркатлылыгың һәм тиз ышанучанлыгың белән көрәшә белергә кирәк. Яки ул чакта иң яхшысы, мин шулай уйлыйм, интернетка керүне чикләргә. Чөнки монда аферачылар буа буарлык! Ә нәрсәдер сатып алу яки, киресенчә, үз игъланнарын урнаштыру максаты белән сайтка керүчеләрнең барысының да мошенниклар белән очрашуга әзер булуын сорыйм. Алар өчен сезнең белдерүләр - тәмле һәм майлы калҗа",- дип йомгак ясады Россия ЭЭМның Алабуга районындагы масса-күләм мәгълүмат чаралары буенча элемтә бүлеге инспекторы Любовь Бикмуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев