Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Янәдән лидерлар рәтендә

Алинә Сәлимуллина тхэквондо буенча Татарстан кубогында беренче булды.

Чаллыда узган ярышларда республика район һәм шәһәрләреннән 8 команда, ягъни алтмышка якын спортчы катнашты. Алабуганы 2 нче балалар спорт мәктәбендә шөгыльләнүче 6 спортчы (тренер Ринат Сәлимуллин) тәкъдир итте.

Рәсәй спорт мастеры Алинә Сәлимуллина 49 килограммга кадәрле авырлык категориясендә беренче урын алды. Алинә ТРның җыелма командасы составына кертелде. Ул республика данын Воронежда 19-25 майда үтәчәк Рәсәй кубогында яклаячак.

Командакүләм зачетта безнең спортчылар, Чаллы һәм Казан командаларына бирешеп, өченче урын яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев