Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Янгын нәтиҗәсендә торакларын югалтучылар ярдәмгә мохтаҗ

Алабуга мөхтәсибәте, «Алабуга» хәйрия фонды белән берлектә, йортлары янучыларга ярдәм итү буенча акча җыю игълан итә.

2020 елның 9 декабрендә Мәскәү урамындагы 151 йорт адресы буенча урнашкан торак тулысынча янып бетә. Кешеләр бары тик эчке киемнәрдә генә котыла ала. Алар бер мизгелдә түбәсез, киемсез һәм акчасыз кала.
Барлык битараф булмаган кешеләргә чит бәлагә битараф калмаска һәм зыян күрүчеләргә ярдәм итү турында мөрәҗәгать итәбез. Йортлары янучыларга, ә бу 2003 һәм 2009 елда туган ике бала һәм әниләре (тулы булмаган гаилә), яңа торак сатып алу өчен акча кирәк, чөнки янган йортны кире торгызып булмый.
Теләсә нинди ярдәмегез бик мөһим!

Акчаны Валентина Николаевнага күчерергә була:
89027152174 (номер Сбербанк картасына беркетелгән).

Эшләгән изге гамәлләрегез меңе белән кайтсын өчен Аллаһы Тәгаләдән сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев