Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

"Ярдәм янәшә! Помощь рядом!" акциясе кысаларында алабугалыларга 1300 азык-төлек җыелмасы биреләчәк

Беренче азык-төлек җыелмаларын тарату май башында узды.

Аның кысаларында алабугалыларга 1300дән артык азык-төлек җыелмасы биреләчәк. Әлеге җыелмаларны җан башына уртача керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булып, составларында 8 яшьтән өлкәнрәк балалар булган яки аталары, я булмаса аналары алимент түләүдән баш тарткан гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар ала. Моннан тыш, азык-төлек җыелмаларын алучылар исемлегенә опека һәм попечительлек буенча вазифалары түләүсез нигездә башкарыла торган гаиләләр, имин булмаган гаиләләр, шулай ук керемнәре яшәү минимумыннан түбән булып, 65 яшьтән узган ялгыз яшәүче пенсионерлар кергән.

Зур булмаган картон тартмага иң кирәкле азык-төлек товарлары – макарон, ярмалар, көнбагыш мае, чәй, кәнфит, куертылган сөт һәм башка продуктлар керде. Республикадан азык-төлек җыелмасын беренчеләрдән булып Людмила Шмелева алды. Хатын-кызның өч балигъ булмаган баласы бар. Азык-төлек җыелмасын аз тәэмин гаилә буларак алганнар, өстәвенә, беренче тапкыр гына түгел инде.

– Башта безнең гаиләгә азык-төлек җыелмасы апрельдә бирелде, хәзер менә май аенда да алдык. Бу безнең өчен бик яхшы ярдәм, чөнки бүгенге көндә эшем белән кыенлыклар бар, мин аны гомумән югалтырга да мөмкин. Ә гаиләдә балигъ булмаган балалар булгач, үзегез дә аңлыйсыздыр, чыгымнар зур. Шуңа күрә әлеге ярдәм бик тә урынлы.

Билгеләп үтик, май аенда “Ярдәм янәшә! Помощь рядом!” акциясе кысаларында азык-төлек җыелмалары алучылар исемлегенә “үзмәшгуль”ләрнең һәм кризистан аеруча зыян күргән тармакларда эшләүче шәхси эшмәкәрләрнең балалары да керде.

Тиздән шәһәр һәм район мәктәп укучыларының барлык ата-аналары да азык-төлек җыелмалары алачак. Хәзер бер көнгә 7 сум 70 тиен исәбеннән җыелмаларны формалаштыру процессы бара, дип хәбәр иттеләр Мәгариф идарәсендә. 1-8нче сыйныф укучылары аларны 12-23 майда, ә өлкән сыйныф укучылары 12 майдан алып 30 майга кадәр алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев