Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Яшәү минимумы артырмы?

Татарстан пенсионерларының яшәү минимумы күләме киләсе елга 4 мең 870 сумнан аз булмаска тиеш. Кичә Дәүләт Советының социаль сәясәт комитетында әнә шул хактагы закон проектын тикшерделәр.

Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева сүзләренә караганда, алар әлеге күрсәткечне "2012 елда пенсиягә өстәмә федераль социаль түләү күләмен билгеләү өчен, ТРда пенсионерның яшәү минимумы күләмен билгеләү турындагы" республика законы билгеләгән акча күләме, товар һәм хезмәтләргә бәяләр арту ихтималын истә тотып исәпләп чыгарган. Быел исә пенсионерларның яшәү минимумы 4 мең 302 сумны тәшкил итә. Депутатлар әлеге проектны парламент утырышында тикшерү өчен Дәүләт Советы президиумына тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев