Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Яшел Үзәндә сыекландырылган табигый газда йөри торган пассажир судносын суга төшерделәр

Теплоход эчке су юллары буйлап йөреп кайту һәм экскурсия рейсларын гамәлгә ашырыр дип планлаштырыла.

А. М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводында тантаналы рәвештә “Чайка-СПГ” пассажир судносын суга төшерделәр, бу Россиядә сыекландырылган табигый газда эшли торган беренче судно. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты, дип хәбәр итә “Татар-информ”.

Ул билгеләп үткәнчә, судно пассажирлар ташу куркынычсызлыгының соңгы таләпләренә җавап бирә һәм эчке су юллары буенча сәяхәт һәм экскурсия рейслары үткәрәчәк.

Песошин ассызыклаганча, сыекландырылган табигый газда эшли торган теплоход экологик яктан күпкә кулайрак. Моннан тыш, бу ягулык традицион ягулыкка караганда арзанрак тора, ә аны кулланучы двигательләр озаграк эшли.

30 августта, Республика көнендә, теплоход тантаналы рәвештә Казансу акваториясе буйлап узачак. Алга таба судноны “Казан – Свияжск” маршруты буенча экскурсияләр өчен файдаланачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев