Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Җырчы Салават Фәтхетдинов һәлакәткә очраган самолетта очарга тиеш булган

Салават Фәтхетдинов белән Альфред Якшимбетов та Мәскәүдән шушы ук рейс белән кайтырга тиеш булган. Аларны аэропортка каршы алырга да килгәннәр.

Кичке сәгать җиделәр тирәсендә Салават: "Рейска өлгермәдек, иртәгә поезд белән кайтабыз, тимер юл вокзалында каршылагыз", - дип хәбәр салган. Салават Фәтхетдинов белән телефон аша элемтәгә кердек, дип яза vatantat.ru сайты. "Ярый әле рейска соңга калганбыз", дип шатлана торган хәбәр түгел бу. Республика өчен бик авыр кайгы. Авиаһаләкәттә вафат булучыларның туганнарының, якыннарының, дусларының, әти-әниләренең хәсрәтен уртаклашабыз, аларга Ходай Тәгалә түземлек, сабырлык бирсен, дип телибез. Аннан: "Һәлактләр ешаеп китте түгелме, димәк, нәрсәдер җиренә җиткерелми", - дигән фикер дә тынгы бирми.
Казанга поезд белән кайттык. Һич арттырусыз вагондагы берәү дә керфек тә какмады, кайгы-хәсрәттә иде", - дип сөйләде җырчы.
Аллаһ Тәгалә гомерне өзү-өзмәүне Үзе хәл итә шул... Салават Фәтхетдинов белән Альфред Яхшимбәтов кебек бәхетлеләр рәтендә Татарстан Төзелеш, архитектура, торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллиның да улы да бар. Ул да нәкъ шушы очкыч белән Казанга кайтырга тиеш булган, ләкин ул да фаҗигале рейска, бәхетенә каршы, соңга кала.

vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев