Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Йөкле хатын-кызлар 6 мең 350 сум күләмендә айлык түләүләр алачак

Авыр матди хәлдә һәм йөклелекнең иртә срокларында булган хатын-кызларга ай саен акчалата ярдәм биреләчәк. 

Ил буенча бу ярдәмнең уртача күләме 6 мең 350 сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Федераль Җыенга еллык Юлламасында Россия Президенты Владимир Путин хәбәр итте. 

«Йөклелекнең иртә срокларында исәпкә баскан һәм авыр матди хәлдә булган хатын-кызлар өчен ай саен түләүне күздә тотарга тәкъдим итәм. Ил буенча мондый түләүнең күләме аена 6 мең 350 сум тәшкил итәчәк», — диде Путин. 

Путин, шулай ук, җиде яшькә кадәр баланы карау буенча «больничный» әнинең эш хакыннан 100 процент булырга тиешлеген әйтте. Хәзерге вакытта бу түләү хезмәт стажына карый, шуңа күрә яшь әниләргә бу акчаның күләме бик аз. Больничныйны эш хакы күләмендә тулысынча түләү яшь әинләргә ярдәм булачак, ди дәүләт башлыгы.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X