Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ЮХИДИ инспекторлары хәзер тәртип бозучы алабугалыларның машина номерларын ала алмаячак

Ә менә алкогольгә тикшерү пүнәтәйләрдән башка да мөмкин булачак.

Октябрь башында административ хокук бозулар турында Кодекска зур төзәтмәләр белән 307 нче Федераль Закон басылып чыкты. Үзгәрешләр 15 ноябрьдән үз көченә керә. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең Алабуга бүлегендә яңа кагыйдәләрнең үзенчәлекләрен аңлаттылар.

Сүз уңаеннан, яңа тәртипләр арасында машина йөртүчеләргә берникадәр йомшаклык күрсәтүчеләре дә бар. Беренчедән, инспекторлар тәртип бозучыларның машиналарыннан регистрация номерларын алмаячак. Гадәттә, номерларны тиешеннән артык тонировка өчен, иминиятләштерү вакыты узган очракта яисә таныклыксыз машина йөрткәнгә алалар иде, ләкин бүгенге көндә "Транспорт чарасын куллануны тыю" маддәсе көчен югалтты. Хәзер бернинди юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу да дәүләт теркәү билгеләрен алып ташларга сәбәп була алмый.

Россия автомобиль ияләре Федерациясенең экспертлары фикеренчә, Эчке эшләр министрлыгы гражданнарга ЮХИДИ белән килешүдән башка гына номерларның дубликатын ясарга рөхсәт биргәннән соң, дәүләт билгеләрен алып ташлауның мәгънәсе калмады.

Икенчедән, штрафларын вакытында түләмәгән аерым машина йөртүчеләрне шулай ук тоткарламаячаклар. Гамәлдә чара үзен акламады. Тәртип бозучыларны камера ачыклый иде, аннары ЮХИДИ хезмәткәрләренә аларны эзләп табып, судка китерергә туры килде, бу исә шактый кыйммәткә төшә. Шуңа күрә мондый автомобиль хуҗаларына карата штраф кына калдырдылар.

Машина йөртүчеләрнең аеклыгын да башкача тикшерәчәкләр.

- Тикшерү вакытында ике пүнәтәй булачак яисә видеоязма кулланылачак. Юл-транспорт хәрәкәтләренең төнлә бер кешесез урында булган очракларда шаһитләр табып булмый. Ул чагында видеоязма ясыйлар. Машина йөртүчене үзен генә, пүнәтәйләрсез дә, камерасыз да тикшерергә ярамый. ЮХИДИнең Алабуга бүлеге башлыгы Илназ Вәлиев аңлатканча, видеоязма судта каралачак документларга теркәлә, анда инде исерек машина йөртүчегә нинди җәза бирү турында карар кабул ителә.

Камерадан номерын яшергәннәрне җавапка тарту кырысланачак. Номерларны тукыма, газета белән каплау яки буяп кую кебек ысуллар артта калды. Моның өчен машина йөртүчеләргә штраф салалар яисә йөртү хокукыннан мәхрүм итәләр, шуңа күрә күпләр яңа әмәл уйлап тапкан. Машиналарын теркәү билгеләре багана артыннан күренмәслек итеп куялар яисә команда буенча номерны каплый торган пультлы электр рамасы кулланалар. Әлегә кадәр моның өчен җавпка тартып булмый иде, әмма законга төгәллек керттеләр: "материаллар"гына түгел, "җайланмалар" да хәзер законсыз санала. Өстәвенә, аерым хәрефләре буялган яки бозылган очракта, машина йөртүче штрафка тартыла.

Үзгәрешләр скутер һәм мопед ияләренә дә кагылачак. Юлда теләсә кайсы тәртип бозу өчен аларны 1,5 мең сум күләменнән артык җавапка тартмыйлар иде. Тик закон чыгаручылар мондый төр транспорт хуҗалары да автомобильчеләр кебек үк җавап бирергә тиеш дип карар кылганга, 15 ноябрьдән аларның да йөртү хокукы булырга тиеш.

Хокукларын югалтканнарга аларны кире кайтару кыенлаша. Тәртип бозучыга, штраф буенча бурычларын түләү белән бергә, юл кагыйдәләре буенча яңадан имтихан бирергә туры киләчәк.

Моннан тыш, ЮХИДИ йөртү хокукыннан башка руль артына утырган балигъ булмаган яшүсмер машинасын эвакуацияләү хокукына ия. Элек инспекторлар яшүсмерләрне, алар административ җаваплылыкка тартылмаганга, автомобиль белән идарә итүдән читләштерә алмый иде.

ЮХИДИ хезмәткәрләре, кабул ителгән төзәтмәләр хокукларны гамәлдә куллануны камилләштерер һәм җавапка тартулар җиренә җиткерелер, дип өметләнә.

Элеккегечә, тәртип бозу карарын 10 көн эчендә кире кагарга мөмкин. Исәпләү генә яңача - "бәхет хаты"ның элемтә бүлеге аркылы килгән көненнән түгел, электрон рәвештә алынган вакыттан булачак. 15 ноябрьдән барлык штраф карарлары машина йөртүчеләрнең дәүләт хезмәтләре сайтындагы шәхси кабинетына киләчәк.

Мәдинә КАРИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев